Торып бас
Илсия Бадретдинова
Текст песни
Кул селтәсә якын дусларың: "Ул егылды, тормас", - диеп.
Шатлансалар дошманнарың: "Булмас!", - диеп.
Өметен өзсә туганнарың: "Ул безнеке түгел!", - диеп.
Сөйгән кешең китсә: "Ул таш күңел!", - диеп.
Бар көчеңне җыеп торып бас -
Бер егылып торган егылмас.
Алга атла:
Бер генә килми җиргә яз.
Юлларда егылулар җиңел,
Авыр кире торулары.
Тайгак юлдан
Туры атлап барулары.
Кул селтәгән дуслар дус түгел,
Ташлап киткән ярлар - чит яр.
Бер егылгач,
Тора алсаң өметең бар.
Бар көчеңне җыеп торып бас -
Бер егылып торган егылмас.
Алга атла:
Бер генә килми җиргә яз.
© 2017–2025
Тексты
песен
Все тексты песен на сайте размещены пользователями, редакцией или собраны из открытых источников.
При копировании материалов ссылка на сайт обязательна.
Уважаемые обладатели прав на музыку! На сайте не выкладывается музыка, ее нельзя скачать, послушать
и тому подобное.