Текстов песен в базе: 1 278 222

Мин бәхетле

Гульназ Асаева

Текст песни

Син ул минем шатлыгымны
Ихластан бүлешүчем
Син ул миңа "Гүзәлем" дип
Иркәләп эндәшүчем!
Мин бәхетле яннарымда
Синдәй ярым булганга
Иңнәремә канат куеп
Үсендереп торганга
Күңлем җырлап торсын өчен
Яннарымда син кирәк
Авыр чакта таянырга
Тормышымда син — терәк
Сынауларны бергә үтеп
Тормыш буйлап атладык
Еллар аша саф хисләрне
Суытмыйча сакладык
Кая барсак, ни күрсәк тә
Гел бергә без тормышта
Кавыштырган өчен безне
Рәхмәтем зур язмышка
Поделиться ссылкой:
Короткая ссылка: https://tekstpesni.ru/s/oiY
© 2017–2025 Тексты песен
Все тексты песен на сайте размещены пользователями, редакцией или собраны из открытых источников.
При копировании материалов ссылка на сайт обязательна.
Связаться
Уважаемые обладатели прав на музыку! На сайте не выкладывается музыка, ее нельзя скачать, послушать и тому подобное.